Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кече эшмәкәрлекне үстерергә кирәк

    Бүгенге көндә район территориясендә 36 крестьян - фермер хуҗалыгы оешкан. Аларның бишесе әле үткән ел гына теркәлде. Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларга дәүләтебез төрле яклап ярдәм итә. Республикада "югары технологияле гаилә фермаларын үстерү" Президент программасы кабул ителде. 2012-2014 елларда гаилә фермасы төзергә алынган фермерларга грант формасында субсидия бирү...

    Бүгенге көндә район территориясендә 36 крестьян - фермер хуҗалыгы оешкан. Аларның бишесе әле үткән ел гына теркәлде.


    Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларга дәүләтебез төрле яклап ярдәм итә.

    Республикада "югары технологияле гаилә фермаларын үстерү" Президент программасы кабул ителде. 2012-2014 елларда гаилә фермасы төзергә алынган фермерларга грант формасында субсидия бирү каралган.

    Югары технологияле гаилә фермалары төзү, фермерлык эше башлауның үз тәртибе, нечкәлекләре бар.

    Теләгән һәр кеше үз абзарында гына ферма ясый алмый.

    Район фермерлары, кресть-ян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларының чираттагы конференциясендә дә сүз шул хакта барды. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин конференциягә килгән фермерлар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре каршында чыгыш ясап, аеруча кече эшмәкәрлекне үстерү кирәклеген билгеләп үтте.

    Конференциянең көн тәртибе буенча, башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2010-2011 елларда фермер хуҗалыкларына республика һәм район бюджетыннан күрсәтелгән ярдәм хакында да сүз барды. Бу чарада Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыкларының XII съездына делегат сайланды - әлеге форумга крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Макаров (Ивашкино) барачак.

    Фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре арта бара. 2011 елда алар 11954 мең сумлык продукция җитештергәннәр. 2011 ел йомгакларыннан күренгәнчә, фермерлар 1494 центнер ит җитештергән, бу район күрсәткеченең 3,4 проценты дигән сүз. Шулай булгач, республиканың азык - төлек иминлеген тәэмин итүдә фермерларның роле зур. Кызганыч, фермерлар терлекчелек белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнми. Киләчәктә терлекчелекне үстерергә кирәк, чөнки иткә, сөткә ихтыяҗ зур.

    Еш кына авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән, дәүләт безгә тиеш, кебек сүзләр ишетергә туры килә.

    Дәүләт файдалы агробизнес алып барырга мөмкинлек тудыра бит. Бүген терлекчелек белән аннан - моннан түгел, ә нәкъ агробизнес белән чынлап шөгыльләнергә кирәк. Теләсә нинди бизнесның максаты - табыш алу.

    Линар Хуҗиханов,
    район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: