Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Элмәле фермеры башкаларга ялынмый

    Без әллә кайларга барып, үз эшен уңышлы алып баручы эшкуарлар тәҗрибәсен өйрәнеп йөрибез. Югыйсә андыйлар районда да аз түгел. Иске Элмәледә Макаровлар хуҗалыгын гына күрергә кирәк. Монда бөтен җирдә мал. Аларның зурысы да, кечерәкләре дә дистәләп. Утыз ана дуңгыз бер-бер артлы балалап кына торалар. Бу көннәрдә тагын дүртесе тулаем кимендә...

    Без әллә кайларга барып, үз эшен уңышлы алып баручы эшкуарлар тәҗрибәсен өйрәнеп йөрибез. Югыйсә андыйлар районда да аз түгел. Иске Элмәледә Макаровлар хуҗалыгын гына күрергә кирәк.

    Монда бөтен җирдә мал. Аларның зурысы да, кечерәкләре дә дистәләп. Утыз ана дуңгыз бер-бер артлы балалап кына торалар. Бу көннәрдә тагын дүртесе тулаем кимендә кырык мыркылдык тудырырга тиеш. Егерме сарык, өч ат, ике сыер, ике тана, алтмышка якын дуңгыз баласы - барына да "куыш" тапканнар, барысы да чиста урында. Бу кадәр малны ашатырга, асларын чистартып өлгерергә дә кирәк бит әле. Урыннары иркен, ипле димәс идем, кайбер бүлмәләргә башны имичә генә кереп-чыгып булмый. Хәер, дуңгызга гына иркенлек кирәкми дә кебек. Сарыклар исә аерым "ызбада".
    -Мин иртәнге сәгать биштә аяк өстендә,- ди йорт хуҗасы Анатолий. -Маллар карашырга малайлар, хатыным Нина да булышалар.
    Нина ханым хәтта сыр ясау остасы да икән. Сөт ризыклары өстәлдә иң түргә куела, аларны бар да ярата.
    Малайлар дигәннән, алар алтау ук. Авылдан читтә эшләсәләр, укысалар да, алар ялларында өстәл артына сирәк утыралар, шәләй-вәләй йөреп вакыт уздырмыйлар. Әти-әнисе аларны яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстергән, сәнәк-көрәк тоттырган. Хуҗалыкта вак-төяк эшләргә башка кайберәүләрне дә җәлеп итәләр.
    Макаровларның байлыгын санап бетермәдем бит әле. Анатолий 38 гектар пай җиренә хуҗа, 30 гектар җирне арендага алган. Фураж, печән шунда үсә, бәрәңге һәм чөгендерне өй артындагы бакчада игәләр. Киләсе елда арпа, солы чәчмәкчеләр, костер орлыгын да барлыйлар.
    -Кырда эшләргә бөтен техникам бар,- ди Анатолий Макаров. -Былтыр гына да ике миллион сумлык бәягә өр-яңа МТЗ, сабан, төягеч, азык җыю агрегатлары сатып алдым. Беркем булышмады. Мин бит кемнәндер акча сорарга өйрәнмәгән. Кредит та кирәксенмим. Әнә, карагыз, ишегалдында, абзарда күпме мал. Алар бик тиз акчага әйләнә.
    Былтыр Макаровлар 350 баш дуңгыз баласы, дүрт баш үгез, кырык сарык сатканнар. Барысына да хуҗа табылган, аларның даими үз клиентлары. Дуңгыз балаларын Самара өлкәсенең Чапаевск шәһәреннән кадәр килеп алалар ди. Анатолий Николаевич үзе әйтүенчә, бүген ат ите яхшы үтә, аларны күбрәк асрау үзен акламый калмый.
    Бу гаилә умартачылыкны да кәсеп чыганагы иткән. Йөз оядан кимендә өчәр тонна (!) бал суырталар. Татлы ризык шулай ук тиз урнаша. Балның беразын үз кирәкләренә, күчтәнәчкә калдыралар. Умартачыда бал бетмәскә тиеш, диләр.
    Үзе тракторчы, үзе балта остасы, эретеп ябыштыручы Анатолий малларын да үзе суя, чиста итеп эшкәртә, кирәк җиргә үзе илтә дә. Ветеринария чараларын үзе башкара, прививкаларны да ясый, шуңа күрә аның маллары чиргә бирешми. Гаражларында әллә ничә җиңел машина булгач, юлга чыкканда да беркемгә ялынмыйлар.
    Быел көз алтмыш яшен тутырачак Анатолий Макаров, хатын-кыз эше дип тормый, сыер савудан да тартынмый. Утыз еллык саву аппаратын әле генә яңага алыштырганнар. Бөртек ваклагычлары гына да бишәү икән.
    -Аның кебек уңганнар күбрәк булсын иде,- ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. -Хәер, Иске Элмәледә халык тырыш, максатчан, үҗәт.
    -Тик, барыбер, элеккеге сыман "умырып" эшләүчеләр санаулы, - ди Анатолий, авылда кайберәүләрнең хәтта кош-корт та асрамавына гаҗәпләнеп. -Яшьләр ялкауланды, әзергә-бәзер яшәргә телиләр. Безнең буын андый түгел иде. Эх, яшь вакыт булса, җирләрне, ферманы да алып, авылны гөрләтеп яшәр идем дә бит. Хыялым бар, тик олыгайдым инде.
    Авыл эшкуарын күмәк хуҗалыкларның, җыелган малның таралып бетүе бик борчый. Бүген фермада өлкәннәр генә. Берничә елдан аларны кем алыштырыр?! Дәүләт һәр авылга кимендә ун өр-яңа техника бирмәсә, кимендә берничә дистә йорт төзетмәсә, авылларның хәле рәтләнмәс тә инде, дип борчыла. Кырдан, фермадан бизгән яшьләрне кире кайтару да авыр. Унсигез ел сөтчелек фермасы, байтак еллар парк мөдире дә булган, трактор да иярләгән кеше ул, бу мәсьәләләрдә үз фикере бар.
    ...Иртә торып, соң ятучы Макаровларның ике катлы, үзләре, туган-тумача ярдәме белән салынган мәһабәт өйләре үк монда булдыклы кешеләр, уңган хуҗалар яшәвен күрсәтә. Шәһәр өе якта торсын, барысын да "шикарно" эшләгәннәр. Бүлмәләрне зур-зур картиналар бизи. Берсен, ат рәсемлесен, махсус кайтартканнар. Атларны нык ярата шул Анатолий, тормышны да ярата. Характерны үзгәртү авыр - ялкаулар белән эш тә, сүз дә йөртәсе килми.
    Академияләр бетермәгән ул, чувашларга хас уңганлыгы, максатчанлыгы белән Анатолий Макаров профессорларга да эшкуарлыкның нечкәлекләре турында лекция укый, практик дәрес үткәрә ала.
    Ачыктан-ачык әйтмәсә дә, тел төбеннән, сүз сөрешеннән аңлашылганча, Иске Элмәле фермеры Анатолий Макаров үз эшен уллары дәвам итсен иде дип хыяллана. Алар булдырыр да, көчләре, белемнәре, тәҗрибәләре, иң мөһиме - юл күрсәтә белүче әтиләре бар.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: