Җиңүчегә үгез симертәләр
Иске Элмәле янындагы арыш участогында инде берничә көн комбайннар эшли. Атна башында ындыр табагына беренче олаулар да кайткан. - Иртәдән бирле кырда,- ди яшь комбайнчы Михаил Уламасов. - Ягулык бар, комбайн яхшы эшли. Көнгә ике тапкыр ашаталар. Бу участокта өч "Дон" бер-бер артлы теземнәрне "ашыйлар" гына. Нәкъ без килгәч яңгыр...
Иске Элмәле янындагы арыш участогында инде берничә көн комбайннар эшли. Атна башында ындыр табагына беренче олаулар да кайткан.
- Иртәдән бирле кырда,- ди яшь комбайнчы Михаил Уламасов. - Ягулык бар, комбайн яхшы эшли. Көнгә ике тапкыр ашаталар.
Бу участокта өч "Дон" бер-бер артлы теземнәрне "ашыйлар" гына. Нәкъ без килгәч яңгыр сибәли башлады, әмма эшкә комачау-ламады.
- Уракны үз көчебез белән җиңдерергә тырышачакбыз,- ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хәмматов. - өч комбайнда да икешәр механизатор. Комбайннар ремонты өчен акчалата түләдек. Санап-санап карадым да, тулаем 960 мең сумлык запас часть алынган икән. Шунсыз булмый, комбайннар шактый искерде бит.
Быел "Сөлчә" җәмгыятендә беренче урынны алган комбайнчыга симез үгез бирмәкчеләр. Килешү буенча, гомумән, механизаторларга кызыгып эшләрлек: түләүне акчалата да, бөртекләтә дә ясарга ышандыралар.
- Азыгыбыз да күп, - дип сөенә хуҗалык рәисе 2010 елдагы азыксыз, авыр корылыкны искә төшереп.
- Яңа Элмәледә 1000 тонналы бер баз сенаж салдык, инде Иске Элмәлегә күчәбез. 1480 тонна печән җыйдык.
Әле бит былтыргы азык та калды.
Хәмзә Ильяс улы аеруча кукуруз участокларына зур өмет баглый. Алар таң калырлык, буа янәшәсендә бүген үк ике метрдан да биегрәк булып үскәннәр. Шаярту түгел, бу массаны ничек җыеп алырлар гына?!
Кукуруз чәчеләсе участокны виктор Латышов бик сыйфатлы итеп эшкәрткән, ә Алексей Уламасов иртә срокларда чәчеп өлгергән.
"Сөлчә"дә комбайннарга эш фронты бар: 500 гектарда - сабан бодае, 420 гектарда - арпа, 250 гектарда солы өлгереп килә, карабодай да үстерәләр.
...Хәлил Мөхиббуллин, Григорий Михляев, Алексей Симухин, Алексей Захаров, Илмир Мәслахов, Михаил Уламасов комбайннары уракта чирканчык алды да. Аларның кайсы беренче булыр, әлегә әйтүе кыен, иң мөһиме - бу уңганнар иртәдән кичкә кадәр кырда.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культураларның 206 гектарыннан уңыш суктырып алынган. Комбайннар арыш һәм арпа участокларында эшли. Быел арыш кына уңмады, күпчелек хуҗалыкларда аның мәйданнары да бик аз, 150 - 200әр гектар гына, ә район буенча - 3031 гектар. Кызганыч, соңгы көннәрдә дым җитмәү сәбәпле, бөртекле сабан культураларыннан да зур уңыш көтелми, әмма ни барын тизрәк җыярга кирәк. |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев