Бәрәңгенең “алтын” дошманы
Билгеле булганча, бәрәңгене күп төрле авырулар зарарларга мөмкин. Төрле бактерияләр, гөмбәчекләр, вируслар, нематодлар (йомры суалчаннар) бәрәңгенең сабагында үрчиләр һәм аның тамырына ук төшеп уңышны юк итәләр. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр бәрәңгедән начар уңыш алдык дип зарланалар. Ләкин күпвакыт моның сәбәбе һава торышының начар булуында яки колорадо коңгызында гуна түгел, ә...
Билгеле булганча, бәрәңгене күп төрле авырулар зарарларга мөмкин. Төрле бактерияләр, гөмбәчекләр, вируслар, нематодлар (йомры суалчаннар) бәрәңгенең сабагында үрчиләр һәм аның тамырына ук төшеп уңышны юк итәләр. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр бәрәңгедән начар уңыш алдык дип зарланалар. Ләкин күпвакыт моның сәбәбе һава торышының начар булуында яки колорадо коңгызында гуна түгел, ә бик кечкенә, күзгә дә күренмәс корткыч алтынсу бәрәңге нематодасында.
2012 - 2013 елларда Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре әлеге карантинлы чир чыганакларын Югары Ослан, Нурлат, Әлки, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында таптылар. Идарә таләбе буенча бу авылларда карантинлы фитосанитар зона һәм фитосанитар режим, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән алтынсу бәрәңге нематодасына каршы карантин кертелде.
Алтынсу бәрәңге нематодасы бәрәңгене генә түгел, бу семьялыкка керүче томат, баклажан, борычларны да зарарлый. Ул туфрак, тамыр җибәргән үсенте, бәрәңге, башка тамыразыклар һәм суганчалар, эш кораллары, аяк киемнәренә ияргән туфрак кисәкләре аша да таралырга мөмкин. Еш кына бакчачылар нематоданы орлыклык материал белән үзләре кертәләр. Чирне йоктырган үсемлекнең сабаклары нәзек һәм озын була, аның үсеше тоткарлана, түбәнге яфраклары шиңә һәм саргая башлыйлар, бүлбеләр бөтенләй булмый яки берничә бик вак бәрәңге формалаша. Шул ук вакытта тамыр вак үсентеләр җибәрә һәм көрән төскә керә, аларда алтынсу-көрән шарчыклар (0,1 - 1,2 мм.лы) барлыкка килә. Бу чирнең азу мөмкинлеге бер участокта ел саен бәрәңге үстергәндә арта. Алтынсу бәрәңге нематодасы белән зарарланган бәрәңгене ашаучы кешегә зыян тими, тик менә уңышның 90 процентка кадәрен югалтырга мөмкин. Әлеге корткыч туфракта 7 - 10 ел яши.
Алтынсу бәрәңге нематодасына каршы химик юл белән көрәшүнең нәтиҗәсе юк дияргә дә була. Туфрак зарарланган очракта бу корткычка бирешмәүче - Алмаз, Розара, Латона, Зекура, Санта, Жуковский, Адретта, Аспия, Архидея сортлы бәрәңге утыртырга киңәш ителә. Бәрәңгене кәбестә, укроп, кишер, редис, борчак, клевер, күпьеллык үләннәр белән чиратлаштырып үстерергә кирәк.
Бәрәңге орлыгын микроэлементлар белән эшкәртү, үрдереп чәчү, туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү дә нәтиҗәле. Ләкин иң нәтиҗәле ысул - тикшерелгән бәрәңге орлыгын утырту. Моның өчен орлык карантинлы фитосанитария контроле узарга тиеш.
Алтынсу бәрәңге нематодасы таралу мәйданнары киңәю сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе бу проблемага битараф кала алмый һәм бәрәңге үстерүче, аны сатучы предприятие җитәкчеләренә һәм гражданнарга мөрәҗәгать белән чыга: республикада алтынсу бәрәңге нематодасы таралмасын өчен тиешле барлык чараларны да вакытында күрик.
Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр белән идарәнең фитосанитар күзәтчелек һәм бөртек сыйфаты һәм орлык контроле күзәтчелегенә шалтыратыгыз: (843) 277-69-26; e-mail:karantin@mail.ru
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев