Бозауларга – яңа торак
"Үтәмеш" җәмгыятенең Иске Үтәмештәге товарлыклы-сөтчелек фермасында бозаулар өчен яңа торак төзелә. Монда яшь малларны алты айга кадәр асрарлык шартлар булачак. Бу елның җәендә хуҗалыкның бозаулар торагы янган иде. Аның хәрабәләрен сүттереп, җәмгыять җитәкчелеге шул ук урында озынлыгы - 180, киңлеге 10 метрлы ферма-янкорма ясата. Аның каркасын торбалардан җыеп, профнастил белән...
"Үтәмеш" җәмгыятенең Иске Үтәмештәге товарлыклы-сөтчелек фермасында бозаулар өчен яңа торак төзелә. Монда яшь малларны алты айга кадәр асрарлык шартлар булачак.
Бу елның җәендә хуҗалыкның бозаулар торагы янган иде. Аның хәрабәләрен сүттереп, җәмгыять җитәкчелеге шул ук урында озынлыгы - 180, киңлеге 10 метрлы ферма-янкорма ясата. Аның каркасын торбалардан җыеп, профнастил белән тышлаганнар.
Бозаулар "өе"нең стенасы, эчке яктан 10 сантиметр калынлыктагы җылыткыч (минвата) һәм калын нарат такталар белән капланган. Әле бүген дә төзелеш эшләре дәвам итүче яңа торакның бер башындагы әзер боксларда унбишләп бозау асрала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев