Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Тонировкалы машиналарга “ау“ башланды

Тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрүче машина хуҗаларына 1 февральдән "ау" башлана. Машиналарның арткы һәм арткы ян тәрәзәләренә тоныкландыргыч пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Алгы тәрәзәнең дә өске өлешенә 14 сантиметрдан да киң булмаган төсле пленка куярга ярый. Болардан тыш, яктылыкны 70 проценттан күбрәк үткәрүче тонировканы теләсә кайсы тәрәзәгә урнаштырырга мөмкин. Транспорт...

Тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрүче машина хуҗаларына 1 февральдән "ау" башлана.

Машиналарның арткы һәм арткы ян тәрәзәләренә тоныкландыргыч пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Алгы тәрәзәнең дә өске өлешенә 14 сантиметрдан да киң булмаган төсле пленка куярга ярый. Болардан тыш, яктылыкны 70 проценттан күбрәк үткәрүче тонировканы теләсә кайсы тәрәзәгә урнаштырырга мөмкин.
Транспорт чараларының техник регламенты таләпләренә туры килмәгән очракта, машина йөртүчегә 500 сум күләмендә штраф бирелә. (Машина номерын салдырып алу җәзасы узган елның 15 ноябреннән юкка чыгарылган.) ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук машина йөртүчене мондый транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамау турында да кисәтергә тиешләр һәм бу хакта административ беркетмәгә дә языла.
- Машина йөртүчене, әлеге кагыйдәне бозу буенча икенче тапкыр эләккән очракта, закон таләпләренә буйсынмаган өчен, 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф яисә административ кулга алу көтелә,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ренат Гайнуллин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан февраль машина ЮХИДИ Районы