Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Түләмәсәң – утырталар да

Исерек килеш машина белән идарә итеп "эләккән" бер райондашыбыз, закон таләп иткәнчә алтмыш көн эчендә тиешле штрафын түләмәгәне өчен, дүрт тәүлек "утырып чыккан". Хәзер андыйларга карата законнар шактый ук кырыс дисәң дә була. Исерек хәлдә руль артына утыручыларны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, шуның өстәвенә штраф та саллы...

Исерек килеш машина белән идарә итеп "эләккән" бер райондашыбыз, закон таләп иткәнчә алтмыш көн эчендә тиешле штрафын түләмәгәне өчен, дүрт тәүлек "утырып чыккан".

Хәзер андыйларга карата законнар шактый ук кырыс дисәң дә була. Исерек хәлдә руль артына утыручыларны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, шуның өстәвенә штраф та саллы - кесәңне 30 мең сумга бушатырга туры килә.
- Алай да быел алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән ундүрт йөртүче тоткарладык,-ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин.-Мондый кагыйдәне бозучы штрафны ике ай эчендә түләргә тиеш. Ә сумма шактый зур. Безнең базадагы мәгълүматлар буенча исереклек аркасында районда ун машина йөртүченең штраф бурычы бар. Әгәр аны түләмәсәң, суд карары буенча, гаеплеләргә административ җаваплылык - арест, я мәҗбүри эшләтү, яисә штрафны икеләтү җәзасы бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан