Пассажирлар йөрткән чирмешәнлегә 2 мең сумга кадәр штраф яный
Районда “Такси” операциясе барышында машина йөртүче бер чирмешәнлегә карата беркетмә төзелгән.
-Әлеге ир-ат, моңа лицензиясе булмаса да, түләү исәбеннән, пассажирлар йөртү хезмәте башкарган. Хәзер аңа 2 мең сумга кадәр штраф җәзасы яный, аның күләмен суд хәл итәчәк,- диде район автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев