Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Мотоцикл йөртүчегә дә таныклык кирәк

Җәйге каникуллар җитсә, мотоциклчылар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта. -Кагыйдә буларак, мотоциклчылар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров. - Әмма бу транспорт чарасында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Күптән түгел Кара Чишмә авылында берәү мотоциклга 11 яшьлек кыз баланы утыртып, йөртеп килмәкче була....

Җәйге каникуллар җитсә, мотоциклчылар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта.

-Кагыйдә буларак, мотоциклчылар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров. - Әмма бу транспорт чарасында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Күптән түгел Кара Чишмә авылында берәү мотоциклга 11 яшьлек кыз баланы утыртып, йөртеп килмәкче була. Ерак та китми, шунда ук диярлек мотоцикл ава. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре ала.
Мотоцикл белән 18 яшьтән, "А" категорияле йөртү таныклыгы белән генә идарә итәргә ярый. Мотошлем булуы да мәҗбүри.
Хәзер бу мотоциклчыга авария китереп чыгарган өчен - 1500, бала утырткан өчен 3000 сум штраф яный. Һәм ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм кала.
Сүз уңаеннан, инспекторлар әйтүенчә, районда 400гә якын мотоцикл бар, аларның 5 - 6сы гына ел да техник күзәтү үтә, калганнары рәхсәтсез йөриләр дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы таныклык мотоциклчылар катнашында аварияләр

2
X