Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Машина багажнигында нәрсәләр булырга тиеш?

Кыш көне юлларда төрле очрак килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да тәҗрибәле машина йөртүчеләр автомобильдә биш әйберне йөртү бик мөһим дип саныйлар.

1.Көрәк - машина карга батып калган очракта алыштыргысыз әйбер. Карлы юлларда да аның кирәге чыгуы ихтимал.

2.Тәрәзә юу сыеклыгы гел көтмәгәндә бетеп китә, запаста булуы комачауламас.

3.Автомобиль щеткасы тәрәзәләрне, фараларны һәм номерларны кардан чистартырга кирәк.

4.Буксирлау тросы кардан яисә саздан чыгарга ярдәм итәр.

5.Аккумулятор утырган очракка дип, багажникка старт-кабель (“прикуриватель”) салу да артык булмас.

Домкрат, тәгәрмәч ачкычы, ут сүндергеч, аптечка, ачкычлар җыелмасы, мотор мае, тормоз сыеклыгы, антифриз, фонарь, эш перчаткалары зыян итмәс.

Кайбер автомобильчеләр пакетка салып ком йөртә. Аны тәгәрмәчләр бер урында әйләнеп торганда, тайгак юлга сибү өчен кулланалар. Кышкы салкыннарда машинада одеял, җылы оекбаш һәм бияләй йөртү дә яхшы. Ватылып калсаң, кирәк булуы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев