Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Машина исерекне тыңламый

Узган шимбәдә, 23нче ноябрь көнне, төнлә, Күтәмә авылы тирәсендә Kia Rio автомашинасы әйләнеп каплана. Юл инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе исерек булган. Безнең районга Түбән Камадан килеп эшләүчеләр-машина йөртүче һәм аның хатын-кыз пассажиры район үзәк больницасында дәваланалар. Бәлага таручылар авариядә нык имгәнүләр алган. -Әле өр-яңа, өч айлык кына машинаның хуҗасы руль...

Узган шимбәдә, 23нче ноябрь көнне, төнлә, Күтәмә авылы тирәсендә Kia Rio автомашинасы әйләнеп каплана. Юл инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе исерек булган.

Безнең районга Түбән Камадан килеп эшләүчеләр-машина йөртүче һәм аның хатын-кыз пассажиры район үзәк больницасында дәваланалар. Бәлага таручылар авариядә нык имгәнүләр алган.
-Әле өр-яңа, өч айлык кына машинаның хуҗасы руль артына салган килеш утыра. Кызу барып, идарәне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиль юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Күрәмсең, тизлек шулкадәр югары булган, беренче бәрелгән урыннан машина 48 метр якка очкан,- ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X