Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Май аенда Чирмешән юлларында дүрт исерек шофер тоткарланган

Май аеның тәүге ун көнендә район юлларында дүрт машина йөртүченең руль артына исерек хәлдә утыруы ачыкланган.

- 5нән 6 майга каршы төнге сәгать 12ләрдә  Күтәмә авылы янында “Лада-Веста” автомашинасы туктатылды. Аның йөртүчесе – күрше Аксубай районының Иске Ибрай авылы кешесе  нык “салган” иде. Үз гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенсә дә, аңа да җәза кырыс булачак, - ди район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Шуннан соң ике сәгатьләр үткәч, төнге өченче яртыларда Чирмешәндә туктатылган “Җиделе” машинасы йөртүчесенең дә исереклеге мәгълүм була. Урта яшьләрдәге ир-ат төребкәгә өрүдән баш тарта, әмма больницадагы тикшеренү аның аек түгеллеген дәлилли.

- Шул ук 6 май кичендә “Лада-Гранта”  йөртүчесе һәм  9 май  кичендә “Ниссан” йөртүчесе - икесе дә  чирмешәнлеләр дә автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итеп “эләктеләр”, - диде районның баш автоинспекторы.

Кагыйдә бозучыларның барысына да ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30шар мең сум штраф яный.

Гомумән, ел башыннан районда исерек хәлдә руль артына утырган 30 машина йөртүче тоткарланган: аларның 26сын - автоинспекторлар, 4сен полиция участок инспекторлары ачыклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев