Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Үлемгә ашыккан диярсең

Бу атнада Иске Котыш авылы янында юл һәлакәте булып, Нурлат районыннан 56 яшьлек ир-ат авария урынында ук җан бирә. Фаҗигагә таручының Әлмәт шәһәреннән үзләренә эштән кайтып барышы була. Көндезге уникенче яртылар тирәсендә "Ситроен С3 Пикассо" автомашинасы белән идарә иткән әлеге машина йөртүче Иске Котыш авылын узгач, нишләптер каршы як полосага...

Бу атнада Иске Котыш авылы янында юл һәлакәте булып, Нурлат районыннан 56 яшьлек ир-ат авария урынында ук җан бирә.

Фаҗигагә таручының Әлмәт шәһәреннән үзләренә эштән кайтып барышы була. Көндезге уникенче яртылар тирәсендә "Ситроен С3 Пикассо" автомашинасы белән идарә иткән әлеге машина йөртүче Иске Котыш авылын узгач, нишләптер каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче КамАЗ га килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә йөк машинасы юл кырыена төшеп китә, ә нык җимерелгән җиңел автомобиль хуҗасы шунда ук һәлак була. Юл инспекторлары әйтүенчә, ул кызу да барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан