Лашман юлындагы машина йөртүчеләрнең берсе махмырдан, икенчесе дөм исерек булган
Лашман авылына Күтәмә ягыннан керә торган юл борылышында автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән ике машина йөртүчене бер-бер артлы диярлек тоткарлаганнар.
-Төнге икенче яртыда, Чаллыдан кунакка кайткан яшь егет алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырып, кире шәһәргә китәргә җыенган. Ул лаякыл исерек иде. Икенче шофер – урта яшьләрдәге ир-ат, Лашман авылы кешесе иртәнге биштә махмырдан машинасы белән эшкә барырга чыккан. Әлеге гамәлләре өчен аларга суд җәзасы биреләчәк, – диде районның автоинспекция бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев