Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Һәлакәткә юлыккан автобусның йөртүчесе йоклап киткән булырга мөмкин

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка балалар алып баручы автобус һәлакәткә юлыга. Анда ярышка баручы Казан балалары булган. 3 кеше үлгән. Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Бу хакта өлкәнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре җиткергән. Һәлакәт аркасында өч кеше һәлак булган: бер кыз бала (12-13...

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка балалар алып баручы автобус һәлакәткә юлыга. Анда ярышка баручы Казан балалары булган. 3 кеше үлгән.


Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Бу хакта өлкәнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре җиткергән. Һәлакәт аркасында өч кеше һәлак булган: бер кыз бала (12-13 яшьләр тирәсендә) һәм ике олы кеше. Автобус "МAN" йөк машинасына бәрелгән. Автобуста 12 бала, 6 озата баручы һәм 2 йөртүче булган. Һәлакәт урынына ярдәмгә 62 кеше һәм 21 техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 18 кеше, 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобусы