Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Краснодардан Чирмешәнгә кадәр правасыз килеп җиткән йөртүчене инспекторлар “эләктергән”

Аның "Субару" машинасын безнең автоинспекторлар Кузай-Нурлат юл чатында, "Күтәмә борылышында" төнге бердә туктатканнар. Документларын тикшергәч, хуҗасының машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана. Баксаң, исерек килеш юл-транспорт фаҗигасе ясаган 41 яшьлек ир-ат ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шунысы шаккатмалы, ул Чирмешәнгә кадәр Краснодар шәһәреннән үк әнә шулай "права"сыз килеш...

Аның "Субару" машинасын безнең автоинспекторлар Кузай-Нурлат юл чатында, "Күтәмә борылышында" төнге бердә туктатканнар. Документларын тикшергәч, хуҗасының машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана.

Баксаң, исерек килеш юл-транспорт фаҗигасе ясаган 41 яшьлек ир-ат ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шунысы шаккатмалы, ул Чирмешәнгә кадәр Краснодар шәһәреннән үк әнә шулай "права"сыз килеш килеп җиткән. Удмуртиягә баручы бу кеше безнең районда инспекторлар "ятьмәсенә" эләгә.
-Аның машинасын Нурлатка штрафстоянкага озаттык. Йөртүчегә 30 мең сум штраф, яисә 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный, - диде районның ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ инспекторлар