Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кармыш авылы янында исерек хәлдәге шоферны “эләктергәннәр”

Чирмешән автоинспекторлары тарафыннан Кармыш һәм Яшәүче авыллары арасындагы юлда туктатылган “Калина” автомашинасын йөртүче исерек булган.

Урта яшьләрдәге Аксубай районы кешесе Елховой авылы ягына эшкә барган. Кичке буйда аның шуннан кайтуы.

- Ир-ат төрепкәгә өрүдән һәм медицина тикшеренүе узудан баш тартса да, үз гаебен таныды.Ул нык исерек иде. Автомашинасы Нурлатка штрафстоянкага озатылды, - диде район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыга ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный. Гомумән, октябрь аенда район юлларында автотранспорт белән алкоголь кулланып идарә иткән өч машина йөртүче ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев