Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кара Чишмә янында юл һәлакәте: бер кеше үлгән

Кичә, кичке 10нар тирәсендә Кара Чишмә авылы янындагы олы юлда авария булган. Ни кызганыч, бәхетсезлеккә тарыган бер машина йөртүче шунда ук җан бирә. Юл инспекторлары әйтүенчә, Нурлат ягыннан килүче SKODA FABIA автомашинасын йөртүчесе алдан баручы МАЗ автомашинасын узарга теләп, тыелган урында каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче икенче МАЗ...

Кичә, кичке 10нар тирәсендә Кара Чишмә авылы янындагы олы юлда авария булган. Ни кызганыч, бәхетсезлеккә тарыган бер машина йөртүче шунда ук җан бирә.

Юл инспекторлары әйтүенчә, Нурлат ягыннан килүче SKODA FABIA автомашинасын йөртүчесе алдан баручы МАЗ автомашинасын узарга теләп, тыелган урында каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче икенче МАЗ йөк автомашинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчесе - Сарман районыннан 61 яшьлек ир-ат - шунда ук һәлак була.

-Әлеге юл һәлакәтендә махсус хезмәтләрнең вакытында тиешле ярдәм күрсәткәннәре өчен, янгын-коткару хезмәте белгечләренә (җитәкчеләре Фәрит Яруллин), "Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары Галина Арефьевага һәм Римма Андреевага, һәлак булучының мәетен моргка озатуда булышкан Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковка, "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте директоры урынбасары Рәсим Әгълүковка зур рәхмәт, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.

Самат Хәйруллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кара Чишмә бер кеше үлгән юл һәлакәте