Юл һәлакәтендә Чирмешән кешесе имгәнгән
16 декабрьдә Тукай поселогы янында булган юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән.
Район дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария кичке сәгать 5 белән 6 арасында була. Кузай-Нурлат юнәлешендә хәрәкәт итүче “Шахман” йөк машинасы белән идарә итүче 1992 елгы Нурлат кешесе куркынычсыз тизлек режимын сакламыйча идарәне югалта һәм юлның каршы як полосасына чыга. Нәтиҗәдә, каршыга килүче “Шевроле Нива” автомобиленә килеп бәрелә. Җиңел автомобиль йөртүчесен (1965 елгы Чирмешән кешесе) күп санлы җәрәхәтләр белән Чирмешән район үзәк больницасына алып китәләр. “Нива”ның пасажирына зыян булмаган.
-Кышкы юлда аеруча сак булу кирәк. Машина йөртүчеләр бер-берсенә мәрхәмәтле булып, ашыкмыйча, тизлек режимын саклап хәрәкәт итсеннәр иде, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев