Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Котыш янындагы авариядә ике кеше һәлак булган

Январь аенда район территориясендә җитди юл һәлакәтләре булмады, ә февраль башында, бер атна эчендә, ике авария теркәлде, ике һәлакәттә ике кешенең гомере өзелде, бер бала яралар алды. Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында менә шушы юл һәлакәтләренең сәбәпләре тикшерелде. 11 февральдә, 18 сәгать 20 минутта Кузай-Нурлат юлында,...

Январь аенда район территориясендә җитди юл һәлакәтләре булмады, ә февраль башында, бер атна эчендә, ике авария теркәлде, ике һәлакәттә ике кешенең гомере өзелде, бер бала яралар алды.

Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында менә шушы юл һәлакәтләренең сәбәпләре тикшерелде.
11 февральдә, 18 сәгать 20 минутта Кузай-Нурлат юлында, Иске Котыш авылы янындагы авариядә машина йөртүче дә, пассажир да һәлакәт урынында ук җан бирәләр. Нурлаттан Алабугага кайтучы ВАЗ-21074 автомобиле йөртүчесе зур тизлек белән барганда, ферма тирәсендә юлга җыелган кар-боз (накат) "Җигули"ны бутап җибәрә. Нәтиҗәдә машина юл читендәге борыска, аннан соң каршы як полосадан килүче "МАН" автомобиленә килеп бәрелә.
Иске Котыш янында, гомумән, юл-транспорт аварияләре еш була, кешеләр гомере өзелә. Бу участок куркыныч санала. Шуның өчен монда кисәтүче юл билгеләрен күбрәк куярга, ә ЮХИДИ хезмәткәрләренә тизлек режимына контрольне арттырырга кушылды. Юлчыларга үзләре карамагындагы юлларны тәртиптә тоту бурычы йөкләнде. Аварияләрдә машина йөртүчеләрне генә гаепләү дөрес булмас, бу очракта юлларның торышы да зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария