Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Кади белән Иске Котыш авыллары арасында юл һәлакәте булган

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә ике автомашина бәрелешкән. Анда имгәнү алган бер пассажир хатын-кызны Чирмешән район үзәк больницасына озаталар.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  Иске Кади һәм Иске Котыш авыллары арасындагы юлда, нефтьче оешмаларның берсенә караган “Шевроле Нива” автотомашинасын йөртүче ни сәбәпледер каршы юлга чыга һәм икенче яктан килүче  “Фольсваген Тигуан” автомашинасына килеп бәрелә.

-Нәтиҗәдә “Фольсваген”ның арткы утыргычындагы 63 яшьлек пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләрен алган. Хәзер аңа район үзәк больницасында  ярдәм күрсәтелә. “Фольсваген”да  Түбән Камада шәһәрендә яшәүче Иске Кади авылы кешеләре иде. Бәхеткә, башка машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның сәламәтлегенә зыян булмаган, - диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.    

Рәмис Шәкүров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев