Иртәгә Чирмешәндә “Тоннель” операциясе уза
26 декабрьдә, җомга көнне район автоинспекторлары Чирмешәндә “Тоннель” операциясенә чыгачак.
Район автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, машина йөртүчеләрне тоташ тикшерү барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын, бигрәк тә руль артына исерек хәлдә утыручыларны ачыклауга игътибарны арттырачаклар. Чара ике сәгать - иртәнге 7дән 9га кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев