Татарстанда 23 марттан 5 апрельгә кадәр “Язгы каникул” акциясе уза
“Язгы каникул” профилактик чарасы узачак. Юл инспекциясе хезмәткәрләре балаларның куркынычсызлыгына контрольне көчәйтәчәк.
Борчылырга сәбәп бар. 2026 елның беренче ике аенда гына да республикада балигъ булмаганнар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер бала үлгән, 45е җәрәхәтләр алган.
Аяныч саннар: зыян күргән балаларның күбесе –пассажир (22 юл-транспорт һәлакәте, 1 кеше һәлак булган һәм 27 кеше яраланган). Дәүләт автоинспекциясе искәртә: автомашиналарда балаларны тотып торучы җайланмалар куллану – кемнеңдер теләге түгел, ә закон таләбе. Кагыйдә бозучыларга 5000 сумга кадәр штраф яный.
Тагын 18 авария җәяүле балалар белән бәйле, аларда 18 бала зыян күргән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы яшьләр турындагы мәгълүматны профилактика өчен хәзер мәктәпләргә тапшырачаклар.
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга балаларына юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен көн саен искә төшерергә, ә машина йөртүчеләрне, бигрәк тә җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булырга өнди. Балаларның иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев