Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иң аянычы – кешеләр үлеме

Үткән, 2011нче елда район территориясендә теркәлгән 24 юл - транспорт һәлакәтендә 10 кеше һәлак булды, 26 кеше җәрәхәтләнде. Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны күбрәк. Балалар катнашында да узган елны ике авария булды, аларда ике бала яраланды. Материаль зыян китергән аварияләр саны да артты....

Үткән, 2011нче елда район территориясендә теркәлгән 24 юл - транспорт һәлакәтендә 10 кеше һәлак булды, 26 кеше җәрәхәтләнде.

Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны күбрәк.

Балалар катнашында да узган елны ике авария булды, аларда ике бала яраланды.

Материаль зыян китергән аварияләр саны да артты. 2011 елда 216 авария булды (2010нчы елда - 169).

"Чирмешән" муниципаль - ара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре унике айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 3861 фактын ачыкладылар (2010нчы елда - 4900), шул исәптән, исерек килеш руль артына утыручылар - 116, тизлек режимын бозучылар - 852. Фото - видео фиксация-ләү җайланмасы ярдәме белән тизлекне арттыруның 7579 очрагы теркәлде.

2011нче елда 104 машина йөртүче 2 айдан алып 2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. Тиешле вакытта штраф түләмәгән өчен 33 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 23 кешегә штраф бирелгән, 9 кеше кулга алынган, бер административ материал суд карары белән туктатылган.

Безнең районда, гомумән алганда, 5737 транспорт чарасы исәптә тора, 823се - оешмаларныкы һәм предприятиеләрнеке, 5262се - физик затларныкы.

Үткән ел ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү хезмәтендә 1210 транспорт чарасы исәпкә куелды (2010да - 832), шул исәптән 1148се - шәхси затларныкы. 921 транспорт чарасы исәптән төшерелде.

Самат Хәйруллин,
"Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән аварияләр