Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

“Халык инспекторлары“ ярдәме белән аварияләр саны кимерме?

Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында ЮХИДИ бүлекчәсенә тиз арада мәгълүмат тапшыру максатыннан, республикада кәрәзле телефоннар өчен махсус кушымта эшли башлады. -Яңа хезмәттән IРhone һәм Android операция системасын кулланучы кеше ансат файдалана ала. Кагыйдә бозучыларны интернетка куярга теләүчеләр дәүләт порталында да теркәлгән булырга тиеш. Аноним хәбәрләр каралмый,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында ЮХИДИ бүлекчәсенә тиз арада мәгълүмат тапшыру максатыннан, республикада кәрәзле телефоннар өчен махсус кушымта эшли башлады.

-Яңа хезмәттән IРhone һәм Android операция системасын кулланучы кеше ансат файдалана ала. Кагыйдә бозучыларны интернетка куярга теләүчеләр дәүләт порталында да теркәлгән булырга тиеш. Аноним хәбәрләр каралмый,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров. - Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүченең машина номеры яхшы күренерлек итеп фотога яки видеога төшереп, вакыйга булган урынны күрсәтергә һәм "Халык инспекторы" порталына җибәрергә кирәк. Әлеге фактны ЮХИДИ инспекторлары кагыйдә бозу дип расласа, машина иясенә штраф салына. Бу хезмәттән машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да, җәяүлеләр дә файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Штраф ЮХИДИ инспектор полиции аноним