Һәлак булучылар юк, исерекләр арткан: Чирмешән автоинспекторлары җитәкчесе белән әңгәмә
Чирмешән районы ДАИ начальнигы Радик Сәйфетдинов узган ярты елга йомгак ясады һәм юллардагы куркынычлар турында сөйләде.
Барысы хакында да гапләштек: статистиканың коры саннары турында гына түгел, ә тәртип бозучыларга каршы көрәшү, юлларыбызның торышы һәм кадрлар кытлыгы шартларында трассаларда тәртипне ничек саклау хакында да.
- Радик Рафаилович, юлларда хәлләр ничек? 2026 елның беренче яртыеллыгы ничек үтте?
- 6 ай эчендә районда матди зыян белән 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк (42 иде). Әмма быел бездә, бәхеткә, һәлак булучылар юк (узган елда 1 очрак булган). Зыян күрүче - бер кеше.
Балаларга килгәндә –балигъ булмаганнар катнашында узган ярты ел эчендә бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәде. Бу бик мөһим.
- Юл-транспорт һәлакәтләре арткан, ә сезнең штат, белүемчә, тулы түгел, хезмәткәрләрегез җитешми?
- Бу чыннан да безнең өчен зур проблема. Штат буенча бездә 5 аттестацияләнгән хезмәткәр исәпләнә, әмма юл-патруль хезмәтенең бер экипажы тулысынча комплектланмаган - вакансия бар. Линиягә тәүлек саен 1 экипаж чыга, һәм бу, әлбәттә, район территориясе өчен аз.
- Әйдәгез, үлемгә турыдан-туры йогынты ясый торган кагыйдә бозуларга күчик. Барыннан да бигрәк нәрсә борчый?
- Беренче яртыеллык статистикасы үзе үк сөйли. Бездә исерек хәлдә транспорт белән идарә итү фактлары саны кискен артты - узган елда 14 булса, быел 26 очрак. Ике тапкырга күбрәк! Мондый "исерек" сәфәрләр өчен быел без РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча инде 6 җинаять эше кузгаттык (узган елда нибары 1 иде). Кайберәүләр руль артына исерек килеш утырып, чит кеше тормышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алуларын аңламый.
Икенче “чир” – каршы юл полосасына чыгу. Без шундый 106 фактны ачыкладык (узган елда - 17). Бу еш кына кара-каршы бәрелешкә китерә торган тупас кагыйдә бозу.
- Радик Рафаилович, халык еш кына начар юллардан зарлана. Безнең авыл һәм төбәк трассаларын ничек бәялисез?
- Район дәүләт автоинспекциясе бүлеге 288 километрга якын юлга хезмәт күрсәтә, шуның 46сы гына каты өслекле, калганы - IV һәм V категорияле грунтлы юллар. Безнең төп өч төбәк артериясе һәм авыл җирлекләренә 41 керү юлы бар.
Юлларны тикшерү буенча даими рейдлар үткәрәбез. Ярты ел эчендә ГОСТ таләпләрен бозуларны ачыкладык һәм вазыйфаи затларга карата өч административ материал төзедек. Юллардагы җитешсезлекләрне бетерүне таләп итеп авыл җирлекләре башлыкларына 36 хат юлладык.
- Аерым тема - тагын балалар хакында. Мәктәпләр белән нинди эш алып барыла?
- Ике юнәлештә эшлибез. Беренчедән, уку чорында мәктәпләрдә әңгәмәләр үткәрәбез, Татарстан юлларында булган реаль фаҗигаләр белән слайдлар күрсәтәбез. Балалар юлда, юл буенда уйнарга ярамаганлыгын күрсеннәр өчен. Икенчедән, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйбыз. Олылар шуны истә тотарга тиеш: балаларны автомашиналарда кагыйдә бозып йөртү- үз балаңа каршы җинаять.
- Беренче яртыеллыкта тагын нинди хокук бозулар «трендта» булды?
- Каеш такмау дияр идем: былтыргы 187 фактка каршы - 376 факт. Штраф зур түгел, әмма мәсьәләнең бәясе - тормыш. Шулай ук җәяүлеләрнең кагыйдә бозу очраклары (137) һәм машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары (32) артты. Җәяүлеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: юлны тиешле урында гына һәм куркыныч юклыгына инанып кына чыгыгыз. Сез караңгыда начар күренәсез, ә машина йөртүчегә секундлар җитмәскә мөмкин.
- Нәтиҗә ясыйк инде. Район халкына нәрсә әйтерсез?
- Хөрмәтле якташлар! Без 24/7 режимында эшлибез. Әйе, без аз, ләкин сез юлларда үзегезне имин хис итсен өчен, без барысын да эшлибез. Тугыз махсус рейд, өч «Тоннель», прокуратура катнашында комиссия утырышлары - болар барысы да системалы эш.
Исегездә тотыгыз: тизлек, каеш, аеклык кебек гади кагыйдәләрне үтәмәсәгез, юлда сезне хәтта иң заманча автомобиль һәм яхшы юл да коткарып кала алмаячак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Иминлегегез үзегездән тора.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев