Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Гаилә бердәмлеге, спорт һәм үзара ярдәмләшү: Чирмешәндә “Буыннар старты” бәйгесенең муниципаль этабы узды

Ярышларда өч гаилә командасы катнашты, алар үзләренең бердәм, җитез һәм тиз булуларын исбатладылар.

Чараны оештыручылар: “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы бүлекчәсе, Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге, Әлмәт автомобиль мәктәбенең Чирмешән бүлеге, район мәгариф бүлеге, “Орион” яшьләр үзәге.

Бәйрәм берьюлы биш тематик станциядә барды. Ярышлар программасы бай һәм күптөрле иде. Катнашучылар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Автомобиль һәм велосипедны фигуралы йөртү”, “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” һәм “Янгын куркынычсызлыгы” бәйгеләрендә үзләрен сынап карадылар.

Оештыручылар катнашучы гаиләләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Бу ярыш уртак эшчәнлекнең гаиләне ничек ныгытуын ачык күрсәтте.

Барлык сынауларны узу йомгаклары буенча жюри Прокопьевлар, Антоновлар һәм Аллаяровлар гаиләләрен җиңүчеләр дип билгеләде, алар республика бәйгесенең зона этабында безнең район данын яклаячак.

Гөлия Кәбирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев