Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» дигән айлыкка кушылды

3 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Чирмешән районы территориясендә дә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» дип аталган айлык үтә.

Айлык юл һәлакәтләрен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясеннән тыш, айлыкта җирле үзидарә органнары да актив катнаша. Балалар бакчаларында, лагерьларда төрле чаралар оештырыла.

Айлыкның бурычлары: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, авыл урамнарында һәм юллар куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау, юлларда законлы тәртип формалаштыру, балалар имгәнүләрен кисәтү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев