Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә – “Тоннель”: каешын эләктермәгән 6 йөртүче, 1 исерек шофер

Чирмешән автоинспекторлары 29 май көнне район үзәгендә “Тоннель” операциясенә чыкты.

ДАИ хезмәткәрләре берничә сәгать эчендә 22 автотранспорт йөртүчене тикшерде. Алар игътибарына “лихачлар” гына түгел, юлда йөрүнең элементар кагыйдәләрен санга сукмаучылар да эләккән.

Район дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Радик Сәйфетдинов хәбәр итүенчә, чара барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган. Ни кызганыч, күпләр автотранспортта иминлек каешын тагарга “оныта”: машина йөртүче алты кешегә шуның өчен беркетмә төзелгән.

“Тоннель” операциясе барышында автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән бер йөртүче ачыкланган. Хәзер аңа зур штраф һәм “правасыннан” колак кагу яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев