Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә питбайк белән идарә иткән егетне бәрдергәннәр

Шушы көннәрдә Чирмешәндә питбайк белән идарә иткән 16 яшьлек егетне бәрдергәннәр. Авария нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган якташыбызны Әлмәткә, хастаханәгә, озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте район үзгендәге христиан зираты тирәсендә, “Кольцо”да була. Титов урамыннан К.Маркс урамына таба борылучы җиңел автомобиль төп юлдан килүче мини-мотоциклга юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Билгеле, мондый очракта автомобиль йөртүче гаепле. Ләкин...

-Питбайк белән идарә итүче егетнең йөртү таныклыгы да, транспорт чарасы белән идарә итү тәҗрибәсе дә юк, - ди район ЮХИДИ бүләкчәсенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы Сергей Барабашкин. – Кызганыч, күпме сөйләсәк тә, кисәтсәк тә, әти-әниләр балаларга әлеге техниканы алып бирәләр, йөрергә рөхсәт итәләр.

 

Питбайк - мотоциклның бер төре, ул спорт чаралары өчен каралган техника, спорт инвентаре. Аның белән гомуми юлларга чыгарга ярамый, асфальтлы юлмы ул, асфальтсызмы, тыкрыкмы – рөхсәт юк. Бу техникада хәрәкәт итү махсус, тиешле таләпләргә туры килә торган урыннарда гына ярый. Шулай ук гироскутер, сегвей, моноколеса, самокат – болар белән дә олы юлга чыгарга ярамый.  Юлда йөрү кагыйдәләре буенча, андый техникаларда хәрәкәт итүчеләр җәяүлеләр өчен булган юл кагыйдәләренә буйсыналар, алар – җәяүле. Әйтик, юл аша чыкканда, җайланмаларыннан төшеп, алар юл аркылы җәяүлеләр кичүеннән җәяүләп чыгарга тиеш.

Фото: Сергей Барабашкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев