Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә мотоциклчыларны тикшерәләр

18 майдан 27 майга кадәр Татарстанда “Мотоцикл” оператив-профилактик чарасы уза.

Республикада мотоциклчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты (6 проценттан күбрәк). Бәхеткә, быел безнең районда мондый аварияләр теркәлмәде.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мототранспорт йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тота, аларга саклану чаралары һәм куркынычсызлык турында искәртәчәк. Балалар һәм яшүсмерләргә – аерым игътибар: транспорт чарасын йөртү таныклыгы һәм йөртү күнекмәләре булмаганда, руль артына утырырга ярамый.

Кагыйдә бозучыларга җәза кырыс: мопед яки мотоцикл белән хокуксыз идарә иткән өчен (16 яшьтән) – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф, транспорт чарасы тоткарлана. Әгәр йөртүче 16 яшьтән кече булса, аның өчен ата-анасы җавап бирә, ә яшүсмер профилактика исәбенә куелырга мөмкин.

Шулай ук операция кысаларында шәхси хәрәкәт чараларын кулланучыларны да тикшерәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев