Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүчеләр ике поши, бер дуңгыз бәрдергәннәр

Хәзер кыргый, урман хайваннарының миграция чоры башланды. Шуның белән бәйле рәвештә юл-транстпорт һәлакәтләре куркынычы арта.

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быелның икенче яртысында район юлларында машина йөртүчеләр өч авариядә ике поши, бер кабан дуңгызы бәрдергәннәр.

-30 август көнне Чирмешәннән Иске Элмәле уңаена бара торган “туры юлда” бер якташыбыз бер пошины бәрдерде, хайван шунда ук үлде. Машина йөртүче үзе һәм аның ике пассажиры җитди имгәнүләр алды, - ди район автоинспекция бүлеге инспекторы Рәзил Фәттахов.

10 сентябрьдә олы юлдан “Кармалка борылышы”на җитәрәк арада Яр Чаллы кешесе идарә иткән автомашина да бер пошины бәрдереп үтерә. Хайван юл аша чыгарга маташкан. Шуннан ерак түгел, Әмир авылына җитәрәк, 8 октябрьдә дә юл-транспорт һәлакәте булды. Райондашыбыз юл аша чыгып баручы кабан дуңгызын бәрдергән. Бәхеткә, машина йөртүче, артык кызу бармаганлыктан, имгәнүләр алмаган. Шушы хәлләр белән бәйле, район автоинспекторлары юлларда аеруча сак булырга өндиләр.

-Үзләренә дә, хайваннарга да зыян булмасын өчен, машина йөртүчеләребез юлларда акрынрак, игътибарлырак йөрсеннәр иде, - диде әлеге уңайдан Рәзил Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев