Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклыйлар

17 июльдән 26 июльгә кадәр республика юлларында, шул исәптән безнең районда да, “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе игълан ителде.

Автоинспекторлар  куркынычсызлык каешын такмаган машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ачыклаячак.

- Әлеге кагыйдәне бозган шоферлар 1000 сум күләмендә штрафка тартыла. Әгәр дә автотранспорттагы  машина йөртүче үзе каешны таккан булып, пассажиры такмаса, машина йөртүчегә - 1000 сум, ә пассажирга 500 сум күләмендә штраф җәзасы бирелә, - диде әлеге уңайдан район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.  - Операциянең тәүге  ике көнендә районда шушы кагыйдәне бозган 15 кешегә карата беркетмә төзелде.  Куркынычсызлык каешын такмаган машина йөртүчеләр район үзәгендә ешрак очрый

Марат Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев