Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “Каршы юл” операциясе башланды

13 августтан 26 августка кадәр Татарстанда, шул исәптән Чирмешән районында да, “Каршы юл” профилактика чарасы узачак.

Юлларда контрольне көчәйтү борчулы статистика белән бәйле. Дәүләт автоинспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2026 елның җиде аенда республикада каршы як полосага чыгу белән бәйле 112 юл-транспорт казасы теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 58 кеше үлгән, тагын 172 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Безнең район автоинспекторлары исә каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 121 хокук бозу очрагын ачыклаганнар.

Юлларда контрольне көчәйтү борчылу статистика белән бҗәйле Фото: "Татар-информ"

Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның 31,7 проценты шушы сәбәп буенча үлә.

  • Каршы як полосасына чыгу – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң авырларының берсе. Узып китәр алдыннан машина йөртүче каршы як полосасының маневр өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм аның юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. Әлеге маневр «узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган зонада, юлда тоташ линия булганда, куркыныч борылышларда, таулы якка күтәрелү азагында, шулай ук күрү мөмкинлеге чикләнгән участокларда катгый тыела.

Әлеге таләпләрне бозган өчен җитди җаваплылык каралган. Машина йөртүчегә 7 500 сум күләмендә административ штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат хокук бозган очракта җәза катгыйлана – бер елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Таләпләрне бозган машина йөртүчегә 7500 сум администратиф штраф каралганФото: "Татар-информ"

Хокук бозу инде шундый ук гамәл өчен хокукларыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан кылынган аерым очракларда яки хөкем ителгән очракта җинаять җаваплылыгы да каралган – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә, руль артында игътибарлы һәм сак булырга өнди. Бер уйланылмаган маневр машина йөртүченең дә, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының гомеренә куркыныч яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев