Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә каршы як юлына чыгу кагыйдәләрен бозучыларга 7500 сум штраф яный

Каршы як полосага (“встречка”га) чыгу сәбәпле килеп чыккан юл бәла-казаларын кисәтү максатыннан, 30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да “Каршы як полоса” профилактик чарасы үтә.

2024 елда республикада каршы як юлына чыгу кагыйдәләрен бозу белән бәйле 258 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 108 кешенең гомере өзелә, 441се төрле тән җәрәхәтләре ала. Дәүләт автоинспекторлары операция кысаларында машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен үтәүләренә игътибарны арттырачак.

-Исегезгә төшерәбез, каршы як полосага чыгып, алдан баручы автотранспортны узып китәргә керешкәнче, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламаячагына инанырга тиеш. Ә “Узып китү тыела” дигән юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ бүлү линиясе булганда, шулай ук тауга менеп җиткәндә, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда узып китү тыела, - ди район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Радик Сәйфетдинов.

Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен, машина йөртүчеләргә 7500 сум штраф түләргә туры киләчәк яисә алар алар 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев