Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозучылар күбәйгән

Татарстан юлларында елның узган 11 аенда 250 кешенең гомере өзелгән. Һәлакәтләрнең күпчелеге каршы як юлга чыгып бәрелешүләр аркасында була.

Татарстанның Хөкүмәт йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында юллардагы иминлеккә кагылышлы утырышта шактый саннар  аталды. Быел юлларда  250 кеше һәлак булса, чагыштыру өчен,  2013тә (гыйнвар-ноябрь) – 709. Мондый бәхетсезлек очракларының елдан-ел кимүе яхшы әлбәттә, әмма профилактика, аңлату, юлларны куркынычсыз итү эшен тагын да колачлырак дәвам итү зарурлыгы әйтелде.

Республика юлларында узган 11 айда 3076 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3074 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Аварияләрдә 16 баланың гомере өзелү тагын да аяныч. Безнең районда да быел бер егет катнашында, питбайк белән бәйле, һәлакәт булды: яшүсмер имгәнде.

-Гомумән, районда быел гыйнвар-ноябрь айларында  7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде (узган ел бу чорда -  9). Былтыр юлларыбызда 3 кешенең гомере өзелсә, быел, шөкер,  андый бәхетсезлек очраклары булмады, - ди район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 2353 очрагы (узган елда – 2292)  ачыкланган. Иң күп беркетмә - куркынычсызлык каешларын такмаучыларга карата. Каршы юлга - “встречкага” чыгу кагыйдәләрен бозучыларга карата да  беркетмәләр быел шактый күп төзелгән.

-Руль артында исерек хәлдә утыручылар һич кимеми.  Быел шундый 64 кеше туктатылды (узган елның бу чорында – 58). Республика хөкүмәте җитәкчелеге хәзер андыйларны, суд карарыннан соң, исем-фамилияләрен атап, район газетасында бастыруны таләп итә, бу шулай эшләнә дә, - ди районның баш автоинспекторы.

Марат Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев