Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә кагыйдә бозган җәяүлеләргә 500 сум штраф яный

Җәяүлеләр катнашында юл бәла-казаларын кисәтү максатыннан, 28 наябрьдән 27 декабрьгә кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да “Җәяүле” профилактик чарасы үтә.

Дәүләт автоинспекторлары операция кысаларындаҗәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәүләренә, шулай ук җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә игътибарны арттырачак.

-Исегезгә төшерәбез, җәяү йөрүчеләр машина юлын җәяүлеләр кичүләре аша гына кисеп чыгарга тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда тизлекне киметергә, балаларга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начарланганда җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиеш, - ди район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев