Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек шоферларның башларыннан сыйпамыйлар

2022 елда Чирмешән районында тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән, 15се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән шулар һәм узган ел нәтиҗәләре хакында сөйләштек.

- Илнур Минсәгыйтович, 2022 елда комиссия утырышларында нинди мәсьәләләр каралды?

- Ел дәвамында андый комиссиянең сигез утырышы булды, шуларның икесе – киңәйтелгән формада. Нигездә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәм "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр каралды. Әйтик, Беренче Май урамы буенча, больница янындарак, ясалма тигезсезлек урнаштыруны сорадылар. Бу җирдә, Чишмә урамына таба юл тауга каршы булганлыктан, мондый тигезсезлек ясау урынсыз дип таптык. Шулай ук халык автовокзал территориясен тәртипкә китерүне сорады. Әлеге объект "2023 елга Чирмешән муниципаль районы торак пунктларында асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау" программасына керде.

- Юл билгеләре мәсьәләсенә килгәндә, кайбер җирләрдә аларның кыйшайганын яки бөтенләй ауганнарын күрәбез...

- Әйе, андый очраклар бар. ТР Хөкүмәте комиссиясе тәкъдиме буенча, районда урнаштырылган юл билгеләренең торышын тикшердек. Ачыкланган җитешсезлекләр: якка борылган юл билгеләре, бөгелгән яки ауган күрсәткечләр норматив хәлгә китерелде. Бу өлкәдә эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шулай ук, комиссия сәркатибе халык җыеннарында, юлларда сак, игътибарлы йөрүне, яктылык кайтаручы элементлар куллануны киңәш итеп, чыгышлар ясады.

- Сер түгел, еш кына руль артында аек булмаган машина йөртүчеләр дә очрый.

- ТР Хөкүмәте комиссиясе исерек хәлдә ачыкланган машина йөртүчеләрне, исем-фамилияләрен, авылларын күрсәтеп, матбугат чараларында бастырып чыгару хакында карар кабул итте. Ел дәвамында сезнең белән, ягъни "Безнең Чирмешән" район газетасы белән берлектә, бу юнәлештә зур эш башкарылды, андый "геройлар" турында 15 язма дөнья күрде. Алар зур күләмдә штрафка тартылды, таныклыкларыннан да колак кактылар. Әлеге эшне дәвам итәбез, быел да тыгыз элемтәдә булырбыз. Аңлату эшләре алып бару, закон бозуларны кисәтү бик мөһим.

 

фото Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X