Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек шофер гаебе белән авария булган

Шушы көннәрдә район территориясендә исерек хәлдәге машина йөртүче аркасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бер кеше, пассажир, тән җәрәхәтләре алган.

- Бәхеткә, әлеге авария кеше үлеменә китермәгән, ә менә транспорт чараларына зур зыян килгән, - диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Әлеге вакыйга Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында, Чирмешән тирәсендә,  кичке сәгать уннарда була. "Тойота" йөртүчесе, Чирмешән кешесе, Шенталадан кайтканда, Әлмәт ягыннан төп юлдан килүче "Форд Фокуска" юл бирмичә, аның полосасына чыгып, каршыга килүче машинага килеп бәрелә. Ул бик зур тизлек белән килгән, тормозга басып та өлгермәгән.

- Ике машина йөртүче дә сау-сәламәт. "Тойота" пассажирына, хатын-кызга, авария урынына килгән медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәттеләр, ул больницага барудан баш тартты, - диде Рәмис Рәсыйх улы. – Ул көнне һава торышы да бик начар иде. Андый шартларда аек килеш машина йөртүчеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Кызганыч, кайбер якташларыбыз спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, пассажир утыртып юлга чыгалар, үзләренең, башкаларның да гомерен аямыйча.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсе килә, хәзер көн кыскара, караңгы иртә төшә, һава шартлары да начарлана бара. Машина йөртүчеләргә боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Ышыктан ачык урынга килеп чыкканда, каты җил автомобильнең траекториясен үзгәртергә, юлда җыелган су да көтелмәгән нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Хөрмәтле чирмешәнлеләр, автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр, зинһар, ашыкмыйк, юлларда игътибарлы булыйк, бер-беребезне саклыйк.

Рәмис Шәкүров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев