Чирмешәндә йөртү таныклыгы булмаган яшүсмер руль артына утырган
Шушы көннәрдә ДАИ хезмәткәрләренә район үзәгендә руль артына утырган 17 яшьлек егеткә һәм аның әнисенә карата беркетмә төзергә туры килгән.
-Аларны иртән туктаттык. Йөртү таныклыгы алырга яше дә җитмәгән яшүсмер автомобиль белән идарә итә иде, әнисе янәшәсендә утырган. Аларга административ беркетмә төзелде, егеткә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, әнисенә 30 мең сум штраф яный, –диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев