Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер атнада руль артына исерек хәлдә утырган биш машина йөртүче ачыкланган

Район юлларында исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүләре ачыкланган тагын биш машина йөртүчегә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Район автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, аларның берсе алкоголь кулланып руль артына бер елда икенче тапкыр утырган, ә Кыргызстан гражданинының машина йөртергә хокукы – “правасы” бөтенләй булмаган.

-Чирмешәндә вакытлыча яшәүче әлеге чит ил кешесенең автомашинасын район үзәгенең Октябрь урамында туктаттык. Шоферы руль артына исерек хәлдә утыруын һәм гаебен таныды. Өстәвенә, аның автотранспорт йөртергә “правасы” да юк икән. Хәзер аңа штраф яисә кулга алыну яный, - диде район автоинспекциясе бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин.

Чирмешән кешесе моңа кадәр исерек хәлдә автомашина белән идарә иткән өчен “правасыннан” мәхрүм ителгән булып, төнге 12ләрдә янә руль артына салмыш хәлдә утырып юлга чыккан. Шулай итеп ул бер ел эчендә ике тапкыр закон бозган. Якташыбызга машина йөртү хокукыннан 3 елга мәхрүм ителү һәм  зур күләмдә штраф яки машина йөртү хокукыннан 3 елга мәхрүм ителү һәм  мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза биреләчәк.

-Әмир авылында иртән тикшерелгән машинаның йөртүчесе дә аек түгел иде. Чирмешәннән Казанка авылына баручы ир-егет шулай ук руль артына алкоголь кулланып утырган. Түбән Чегодай кешесенә дә  шундый хәлдә кагыйдә бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный, анысын суд хәл итә, - диде Сергей Барабашкин.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев