Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән урамында җәяүленең гомере өзелгән

17 сентябрьдә көндезге 15.00 һәм 16.00 сәгатьләр арасында район үзәгенең Титов урамында юл-транспорт һәлакәте була.

Район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, төзелеш материаллары кибете каршындарак юл аралыгында, Техническая урамы ягыннан менеп баручы, чирмешәнле идарә иткән HYUNDAI GRETA машинасы җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле – 1968 елгы, Түбән Кармалка кешесе, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә сакчы булып эшләгән. Ул юл-транспорт һәлакәте вакытында, кагыйдә бозып, юлны тиешсез урында кисеп чыга торган була һәм машина астына эләгә.

-Кызганыч, авария урынында ук җәяүленең гомере өзелде. Элеге эш буенча тикшерү бара, - дип хәбәр итте район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.

Рәзил Фәттахов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев