Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән укучылары юл аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерде

Балаларга яктылык кайтаргыч элементлар куллану хакында да онытмау зарур.

1 нче Чирмешән мәктәбенең мәктәп яны лагеренда куркынычсызлыкка багышланган файдалы әңгәмә узды.

Лагерьга йөрүчеләр белән “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова һәм Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек өлкән инспекторы Диләрә Игнатьева очраштылар.

Экспертлар балаларга җәйге чорда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

- Балалар белән тагын бер тапкыр машина юллары аша чыгу кагыйдәләрен һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллануның мөһимлеген кабатладык, - диде Гөлия Фатыйх кызы. - Велосипедта һәм самокатларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне искә төшерү, саклагыч экипировка (шлем, терсәкчәләр һәм башкалар) киеп йөрү темалары шулай ук балалар белән очрашулар үткәргәндә мөһим мәсьәлә булып тора.

Белгечләр шулай ук балаларга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, баш киеме киеп йөрү кирәклеге һәм кызу сукса нишләргә кирәклеген аңлаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев