Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән шоферларына юлларда игътибарлырак булырга киңәш итәләр

Яңа уку елы башлану белән, юлларда балалар саны да артты. Шуңа күрә балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы да арта.

Җәйге каникуллардан соң мәктәп укучыларына иртән интенсив юл хәрәкәтенә җайлашып китү кыенрак. Юлларда балалар куркынычсызлыгы турында район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

- Илнур Минсәгыйтович, бу юнәлештә нинди профилактик чаралар үткәрелүе хакында сөйләгез әле.

- Андый чаралар бездә уку чорында да, каникуллар вакытында да үткәрелә. Быел мәктәп яны лагерьларында һәм «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Алинә Филиппова һәм районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров катнашында балалар өчен бик күп тематик уеннар, бәйгеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча викториналар оештырылды. «Яшьтәш» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында да андый чаралар еш уздырыла. Шундый ук эшне авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкаралар. Әлеге чараларда авыл җирлекләре җитәкчеләре, юл хәрәкәте иминлеге административ комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Алинә Филиппова актив катнашты. Шуны әйтим: балалар юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында күп беләләр һәм бу темага корылган әңгәмәләрдә актив катнашалар.

- Әмма дәүләт автоинспекциясе органнарының эше генә балаларның иминлеген тәэмин итү өчен җитәрлек түгел.

- Әйе, монда гаилә зур роль уйный. Тәрбияләүнең төп ысулы - ата-аналарның шәхси үрнәге. Алар өйдән мәктәпкә итүче маршрутны куркынычсыз юлдан бала белән бергә үтеп карарга тиеш. Балаларга юлны аркылы кайдан чыгарга, тротуарлардан гына хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлату мөһим. Киемдә һәм рюкзакларда яктылык кайтаручы элементлар булуы да мөһим һәм ата-аналар балаларның аларны куллануын контрольдә тотарга тиеш. Мондый элементлар күбрәк булган саен машина йөртүчеләргә җәяүлеләр ачыграк күренә.

- Балигъ булмаганнарның питбайкларда йөрүе - аеруча проблемалы мәсьәлә. Әйтик, күптән түгел Чирмешән юлларында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

- Әйе, бу авариядә дә балигъ булмаган егет зыян күрде һәм тән җәрәхәтләре алды. Питбайкта йөрү балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч, ләкин шул ук вакытта куркыныч булырга мөмкин, бигрәк тә кагыйдәләр үтәлмәсә. Бу транспорт төре булган кешеләргә питбайкка утырыр алдыннан саклану җиһазлары кияргә кирәк.

Сүз уңаеннан. Саклану җиһазлары комплектына шлем, перчаткалар, чалбар, куртка яки нык материалдан тегелгән жилет, шулай ук аякларны саклаучы итекләр яки ботинкалар керә. Шлем - иң мөһим элементларның берсе, шуңа күрә ул дөрес киелергә һәм сыйфат буенча куркынычсызлык стандартларына туры килергә тиеш.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев