Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тагын ике машина йөртүче таныклыксыз калган

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр.

Рөстәм Сәгъдиевны июнь башының бер көнендә иртәнге сәгать 10да туган авылы Бәркәтә урамында автоинспекторлар туктата. Тикшерү барышында, МТЗ-82 тракторы белән идарә иткән якташыбызның аек булмавы ачыклана. Моны алкотектор да исбатлый.

Әккәрәйдә яшәүче Сергей Маркелов та ЮХИДИ хезмәткәрләренә аек булмаган хәлдә очрый. Аны Чирмешәннең бер урамында июнь ахырында, кичке сәгать 7дә туктаталар. Алкотектор күрсәтүенчә, машина йөртүче шулай ук спиртлы эчемлек кулланган.

Суд барышында якташларыбыз гаепләрен таныйлар. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларга 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев