Чирмешән районында “Көзге каникул” профилактик чарасы башланды
Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 21 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр район юлларында “Көзге каникул” чарасы үткәрелә.
Агымдагы елның тугыз аенда республикада булган 329 юл-транспорт һәлакәтендә ун баланың гомере өзелгән, 352се төрле тән җәрәхәтләре алган. Район территориясендә бу вакытта биш авария теркәлгән. Бәхеткә, аларда зыян күрүче балалар юк.
- Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр белән бәйле вәзгыять аеруча борчый. Шуңа күрә балалар күпләп була торган урыннарда әлеге кагыйдәләрне бозуларны кисәтү чаралары уза. Бу вакытта юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган җәяүлеләр дә - игътибар үзәгендә, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова. - Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, шулай ук “Алдынгылар хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, кисәтә. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат, җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен, уку урыннары буенча тапшырылачак.
Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә.
Көннәр кыскарган шартларда, шулай ук һава шартлары бозылу аркасында килеп чыккан юллардагы хәлләргә бәйле, район дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы барлык якташларыбыз игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев