Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике ир-ат автоинспекторларга бәйрәм көнне исереп эләккәннәр

Ватанны саклаучылар көнендә ике райондашыбыз үзләренә начар бүләк ясаганнар. Алар руль артына исерек хәлдә утырып юлга чыкканнар һәм полиция хезмәткәрләре “кармагына” эләккәннәр.

-23 февраль көнне Кара Чишмәдә 54 яшьлек ир-атның “ундүртле” автомашинасын участок инспекторлары кичке сәгать 7ләрдә тикшерәләр. Аның йөртүчесенең алкоголь кулланганлыгы беленә, - диде район автоинспекциясе инспекторы Аяз Гатиятов. - Шул ук көнне, кичке 11дә район үзәгенең Дзержинский урамында туктатылган “Лада-Гранта”ның 47 яшьлек йөртүчесе дә, бәйрәм иткәннән соң, кызмача килеш руль артына утырган.

Кагыйдә бозган әлеге якташларыбызга хәзер 30шар мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителү җәзасы яный.

Быелның үткән ике аенда район юлларында аек булмаган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 14 машина йөртүче (былтыр бу чорда – 12) ачыкланган.

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X