Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында августта тоткарланган исерек хәлдәге шоферларның икесе – кунакка кайтучылар

Быелның үткән сигез аенда (гыйнвар – август) район юлларында исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 54 машина йөртүче ачыкланган (узган елның шул чорында – 38).

“Чирткән” килеш руль артына утыручыларның бишесе август аенда тоткарланган. Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре Лашман һәм Яңа Элмәле авыллары арасындагы кыр юлында туктаткан УАЗ йөртүчесе махмырдан булып чыга.  Вахта йөртүче әлеге шофер, беренчедән, эшсез калса, икенчедән, аңардан 30 мең сум штраф түләтәчәкләр һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Өстәвенә, аны шундый хәлдә юлга чыгарып җибәргән оешмага да 100 мең сум сум күләмендә штраф яный.

Кызыл Чишмә авылына  кунакка кайтучы да  руль артында хәмердән тыела алмаган. Ул төрепкәгә өрә, гаебен таный. Чирмешәндә бер ир-ат, алкоголь кулланган хәлдә, машинасы белән кибеткә килә. Аннан кузгалып киткәндә каршыга килүче автомобильне бәрдерә. Шентала районы ягына чыкканда  “Тойота” автомашинасы шоферы “Фрорд”ка юл бирмичә, авария ясый. Кагыйдә бозучы шулай ук салмыш булган.

- Һаман да шул Шентала ягындагы юлда туктатылган автомашина йөртүчесенең -  яшь егетнең автотранспорт йөртергә бөтенләй правасы юк иде, өстәвенә алкоголь дә кулланган.  Аңа хәзер 10нан 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну  яки 30 мең сум штраф яный, - ди районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.

Сентябрь башланды гына әле. Бу айда хәмер эчеп, руль артына утырган кагыйдә бозучыларның исемлеген Лашманга бәрәңге алырга кайткан Казан кешесе ачып җибәргән. Ул 2 сентябрьдә, көпә-көндез,  салган хәлдә Чирмешәнгә төшкән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев