Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында алты айда 21 кеше руль артына исерек хәлдә утырган

Быелның үткән алты аенда район юлларындагы аварияләрдә һәлак булучылар юк. Әмма июльнең тәүге атнасында күрше Шентала районы чигендәрәк чыккан һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде, дүрт кеше имгәнде.

Районда ел башыннан юл һәлакәтләре саны (гыйнвар-июнь):

6

6

4

5

2

6 айда, 2020 ел

6 айда, 2021 ел

6 айда, 2022 ел

6 айда, 2023 ел

6 айда, 2024 ел

 

Юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны:

1

0

1

0

0

6 айда, 2020 ел

6 айда, 2021 ел

6 айда, 2022 ел

6 айда, 2023 ел

6 айда, 2024 ел

 

Юл һәлакәтләренә җәрәхәт алучылар саны:

7

9

7

5

2

6 айда, 2020 ел

6 айда, 2021 ел

6 айда, 2022 ел

6 айда, 2023 ел

6 айда, 2024 ел

             

Соңгы биш ел күрсәткечләрен чагыштырсаң, районда аварияләр дә, аларда яраланучылар да кимегән. Республика юлларында 2024 елның беренче яртыеллыгында һәлакәтләр саны кимесә дә, кеше үлеме арткан, шулай ук юл фаҗигаләрендә каты яралану дәрәҗәсе үскән, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары артканнан-арта.

-Узган алты айда районда алкоголь кулланган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 21 йөртүче ачыкланды. Ярамаган урында каршы як юлга – “встречкага” чыгу очраклары күп. Куркынычсызлык каешларын такмаучыларга карата беркетмәләрне еш төзергә туры килә, - ди райондагы дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов. – Җәяүлеләребез караңгы вакытта юллардан барганда яктылык кайтаргыч элементлар тагарга онытмасын иде. Балаларына питбайк, скутер сатып алучы ата-аналар да әүвәл нык уйлансын: әлеге техникаларда йөрүче балалар катнашында республика юлларында ел да аяныч хәлләр булып тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев