Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында 207 кеше автомобильдә каеш такмаган

28 майдан 10 июньгә кадәр район юлларында «Каешыңны эләктер!” профилактика чарасы уза.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның кайберләре куркынычсызлык каешларының мөһимлеген әле дә бәяләп бетерми. Юл бәла-казаларында исән калу кагыйдәләрен халыкка искә төшерү өчен, 28 майдан 10 июньгә кадәр республикада «Каешыңны эләктер!” акциясе уза. Төп максат - тәртип бозучыларны, бәла килеп чыкканчы, уйланырга мәҗбүр итү.

- Ни кызганыч, кайберәүләр һаман да каешны трассада гына яки инспектор күрмәсен өчен генә эләктерергә кирәк дип саный. Бу ялгыш фикер, - ди район  Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Радик Сәйфетдинов. - Куркынычсызлык каешы - кагыйдәләр таләбе генә түгел, бу – кеше гомерен саклаучы җайланма.

Саннарга һәм фактларга игътибар итик. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшерүләре менә нәрсә күрсәтә:

  • Автомашинада каешын эләктергән йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир юл-транспорт казасында 50 процентка сирәгрәк һәлак була яки авыр җәрәхәтләр ала.
  • Артта утыручылар өчен куркыныч 25 процентка кими.
  • Әгәр машина әйләнеп капланса? Бу очракта каешын эләктерүчеләрнең исән калу шансы биш тапкырга арта!

Әмма машина йөртүчеләрнең барысы да моны санга сукмый шул. 2026 елның беренче дүрт аенда гына да район автоинспекторлары каеш такмау белән бәйле 207 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Бу – аларның “кармагына” эләгүчеләр генә.

Исегезгә төшерәбез: РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, машина йөртүче үзен каеш белән эләктерергә, ә аны такмаган пассажирларны йөртмәскә тиеш. Шуны белеп тору зарур, хәзер моның үтәлешен юлларда ДАИ хезмәткәрләре генә түгел, ә автоматик фотовидеофиксация камералары да күзәтә. Система хокук бозучыны фотога төшерә - һәм авто хуҗасына штраф белән «бәхет хаты» килеп төшә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итә: үзегезне саклагыз! Каешны эләктерү берничә секунд вакыт ала, ләкин бу секундлар сезне бәладән коткарырга мөмкин. Руль артында, зинһар, игътибарлы булыгыз. Сезне өйдәгеләр исән-сау кайтуыгызны көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев